Әлмәт сатучысы алданган
Әлмәт кибетләренең берсендә сатучы булып эшләүче хатын-кыз эшен югалтудан куркып, мошенникларга акча күчергән.
Кибетнең стационар телефонына бер ир-ат шалтырата һәм кәрәзле телефоны номерын әйтүен сорый. Аптырап калган сатучыга ул үзен кибет директоры ире дип таныштыра. Ир-ат хатыны белән чит илдә ялда булуын, сатучыдан реклама щиты вәкилләре телефонына 15 мең сум акча күчерү кирәклеген әйтә. Искәртелгәнчә, акча күчерелгәннән соң реклама щитын шушы ук көнне китереп кибет янына куярга тиешләр. Сатучы кибеттә кеше күплеген, чират хасил булуын аңлатып карый. Мошенник аны куам дип куркыта башлый. Сатучы эш урынын калдырып якындагы банкоматка йөгерә. Бәхеткә, терминал 5 мең сум гына кабул итә һәм сүнә. Сатучы кире эш урынына кайта һәм бераздан гына алданганын аңлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia