Әлмәт районыннан берәү 100 мең сум штраф түләячәк
Әлмәт районында яшәүче 31 яшьлек бер кеше законга каршы барып 9 каен кискән.
Шуның белән Ак Чишмә авылы кешесе урман закончалыкларын бозган. Суд әйләнә-тирә мохитка һәм Россия Федерациясенә ул китергән зыянны 68281 сум белән бәяләгән. Якташыбыз гаебен таныган, зыянны каплаган. Әмма аңа дәүләт файдасына түләргә дип тагын 100 мең сум штраф салганнар. Бу хакта Әлмәт прокуратурасы хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа