Әлмәт районында яшәүчеләр акча тапкан
Полицейскийлар Әлмәт районында яшәүче дүрт егетне тоткарлады.
Алар чит кеше картасыннан 57 мең сумнан артык акча алып, бу акчага ашап чыкканнар, аннары ике кыйммәтле смартфон һәм хатыннарына бүләккә дүрт зур плюш аю һәм чәчәк бәйләмнәре алганнар.
Аларны 31 яшьлек әлмәтле полициягә кредит картасы югалу турында хәбәр иткәннән соң тоткарлыйлар. Хатыны белән төнге клубта ял иткән әлмәтле кичке аш өчен кредит картасы белән түли һәм аны чалбарының арткы кесәсенә тыгып куя. Ә иртән йокыдан уянуына телефонына акча алу турында смслар килгәнен күреп гаҗәпкә кала. Баксаң, пин-кодсыз булган кредит картасын 19, 20 һәм 26 яшьлек Әлмәт районы егетләре таба һәм бу акчага рәхәтләнеп күңел ача. Алар булган кибетләрдә видеокамералар куелган булып чыга. Аларны тиз табалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia