Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт районында талпан вирусы энцефалитын йоктыру куркынычы бар

Быел 17 нче апрельдән республиканың медицина учреждениеләренә талпаннар тешләү очракларына бәйле алты мөрәҗәгать килеп ирешкән.


"Татар-информ" МАна Роспотребнадзорның ТР буенча бүлеге белгеч-эксперты Елена Железнова хәбәр итүенчә, тешләү очраклары республиканың Минзәлә, Әлмәт, Түбән Кама, Зәй, Сарман һәм Чистай районнарында теркәлгән.

"Вакцинация талпан энцефалитыннан иң ышанычлы саклану чарасы, - дип ачыклык кертте ул. - Аны әлеге инфекция йога ала торган профессиональ эшчәнлек алып баручыларга ясау киңәш ителә. Бу - урманчылар, геологлар, нефтьчеләр, газовиклар, шулай ук практикага урманга чыгучы студентлар".

Талпан вирусы энцефалиты ТРның 26 территориясенә хас: республиканың Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Минзәлә, Менделевск, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Саба, Спас, Тукай, Теләче, Чирмешән, Чистай, Ютазы районнары һәм Яр Чаллы шәһәре. Себер, Урал һәм Ерак Көнчыгыш федераль округларында, Идел буе федераль округында - Удмуртия Республикасы, Пермь крае, Киров өлкәсе һ.б. территорияләрдә талпан вирусы энцефалитын йоктыру куркынычы зур.

Эндемик территорияләрдә яшәүчеләргә яки шул территорияләргә баручыларга, авырмас өчен, прививка ясатырга кирәк. Вакцинация курсын әлеге урыннарга барганчы ике атна алдан үтәргә кирәк.

"Урманда вакытлыча гына ял итү өчен, сайланган кием максималь рәвештә талпаннан сакларга тиеш. Муенны капларга, манжетларны төймәләргә, чалбарларны резин итекләргә кертергә зарур. Киемгә килгәндә, ачык төстәгеләрен кияргә, - дип киңәш бирә Елена Железнова. - Киемне һәм тәннең ачык калган урыннарын талпаннарны китерми торган препаратлар белән эшкәртергә кирәк". Моннан тыш, урманда яки дача участогында булганда, һәр ике сәгать саен киемне салмыйча гына үзеңне һәм үзара бер-береңне тикшерү киңәш ителә.

Әгәр дә талпан тәнгә кергән булса, аны алырга кирәк. Бөҗәк тәндә озаграк торган саен, талпан инфекциясен йоктыру куркынычы зуррак. "Квалификацияле медицина ярдәмен алу өчен, якындагы дәвалау-профилактика учреждениесенә мөрәҗәгать итсәң, яхшырак", - дип киңәш бирде белгеч-эксперт.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250