Әлмәт районында сыер белән бозауны коткарганнар
МЧС хезмәткәрләренә төнге уникенчеләрдә Казан-Оренбург трассасының 206 нчы чакрымында туктап калучылардан хәбәр килеп ирешә.
Баксаң, Газель машинасы ватылып, 39 яшьлек шофер белән 42 яшьлек пассажир хатын-кыз трассада калганнар икән. Машина кузовында сыер белән бозау да була. Коткаручылар ватылган машинаны 77 нче янгын частена кадәр илткәннәр һәм зыян күрүчеләрне сак хезмәтенә тапшырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа