Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Әлмәт районында иҗат концертлары бара. Кайда кайчан?

29 марттан районда җирлекләр арасындагы иҗат эстафетасына старт бирелде.

Концерт-тамашалар күрсәтү 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Беренче булып Нагорное авылы кешеләренә Аппак авыл җирлеге үзенең программасын бүләк итте. Сөләй җирлеге бишмунчалылар алдында чыгыш ясады. Бүген кич Березовка, Кителга, Дербедень авылларында концерт программалары булачак. 1 апрельдә Югары Мактама үзешчәннәре Кама-Исмәгыйльдә чыгыш ясый. Кичү авыл җирлеге Аппакта һәм Илтән-Бутада яшәүчеләргә тамаша күрсәтә. 2 апрель көнне Түбән Мактама Мәдәният йорты коллективы Югары Мактама һәм Васильевкада яшәүчеләргә «Елмай» дип исемләнгән концертын тәкъдим итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса