Әлмәт районында чокыр прокуратурага барып җитте
Әлмәт районы Түбән Мактама бистәсендә юлдагы чокыр белән бәйле эш прокуратурага кадәр барып җиткән.
Некрасов урамы, 38 һәм 40 нчы йортлар арасындагы машиналар йөри торган юлда тирән чокырлар хасил булган. Моннан тыш, юлга автомобильләр хәрәкәтенә комачаулаучы чит әйберләр дә куйганнар. Прокуратура бистә җитәкчелеге адресына күрсәтмә чыгарып, юлны тәртипкә китерергә һәм гаеплеләрне җәзага тартырга кушкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа