Әлмәт районында 17 яшьлек үсмердә наркотик тапканнар
ЮХИДИ хезмәткәрләре Әлмәт районы Түбән Мактама бистәсенең Некрасов урамындагы 28 а йорты янында бер үсмерне туктаталар.
Ачыкланганча, үсмер психдиспансерда учетта тора, укымый икән. Аннан наркотик матдә табып алалар.
Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылган. Яшь егетне беркая да китмәү шарты белән кайтарып җибәргәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа