Әлмәт прокуратурасы 5 кешене правасыз калдыруны таләп итә
Әлмәт шәһәр прокуратурасы медицина күрсәткечләре буенча машина йөртергә ярамаган биш әлмәтленең суд аша праваларын алдырырга ниятли.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турындагы закон таләпләренең үтәлешен тикшергәдә 5 кешенең «опиоидларга бәйлелек синдром» белән табиб-наркологта учетта торганлыгы беленә. Шул ук вакытта аларның кулларында транспорт чаралары белән идар итүгә таныклыклары барлыгы да ачыклана.
Закон буенча, эчүчелек, наркомания һәм токсикомания транспорт чаралары белән идарә итүгә каршылык тудыручы күрсәткечләр булып торалар. Шуңа нигезләнеп, Әлмәт шәһәр прокуратурасы судка дәгъва гаризалары юллаган. Алар тикшерү стадиясендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа