Әлмәт приставлары бурычларны урында түләтә
Әлмәт суд приставлары бүлеге ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә үткәргән рейд вакытында »Юл приставы» аппаратлы-программ комплексы ярдәмендә хуҗаларының бурычы булган 25 машинаны туктатканнар.
Бурычлылар 50 мең сумнан артык бурычларын урында ук түләгән. Шуның 26 мең сумы - салымнар, калганы ЮХИДИ карарлары буенча штрафлар. Суд приставлары түләүләрне еш кына СОТА аппаратлары аша кабул итә. Бу үзенә күрә минитерминал кебек. Аның аша акчаны кулдан түләргә дә, карта аша түләргә дә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа