Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт полиция вәкилләре мотоцикл урлаучыны тоткарлаган

Әлмәтле дуслары белән спиртлы эчемлек кулланганнан соң, мотоциклда җилдереп килергә уйлый.

Үзенең транспортны булмаганлыктан, ул чит кешенекенә хуҗа була.

ЮХИДИ хезмәткәрләренең күзенә чалынган егет тоткарланган вакытта бернәрсә дә аңлатып бирә алмый. Бүлекнең дежур частена китерелеп, бераз вакыт үткәч, кичен дуслары белән бәйрәм итүен хәтерли. Калганын аңа полиция хезмәткәрләре сөйләп бирә.

Ачыкланганча, 18 яшьлек әлмәтле кичен подъезд янында мотоциклын калдырып, берничә минутка йортка кереп китә. Саклык чаралары күрүне ул башына да китерми, хәтта ачкычын да мотоциклда калдыра. Шул рәвешле ул транспортка ия булырга теләүчеләргә шартлар тудыра.

Мотоциклны урлаган 19 яшьлек егет беркайда да эшләми, элек урлашкан өчен җинаять җаваплылыгына тартылган булган. Әлеге вакыйга уңаеннан җинаять эше кузгатылган.

Резеда Мөхәммәтдинова

Әлмәт полиция бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса