Тормыш - яшәеш

Әлмәт полиция бүлеге – җиңүче

Әлмәт полиция бүлеге узган елгы эш йомгаклары буенча республиканың беренче категорияле эчке эшләр бүлекләре арасында иң яхшысы дип танылды.

Безнең бүлекнең беренче урынны өченче тапкыр яулавы инде.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең 2015 елдагы эшчәнлек йомгакларына багышланган утырышында ТР буенча эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин Әлмәт полиция бүлеге җитәкчесе, полиция полковнигы Дамир Гариповка диплом белән күчмә мактау билгесе тапшырды.

Районыбыз полицейскийлары бер ел эчендә 883 җинаятьне ачтылар.

Реклама

Бүлек эшчәнлегенә министрлыкның эксперт комиссиясе махсус методикага нигезләнеп бәя бирде.

Узган ел йомгаклары буенча полиция участок уполномоченныйлары бүлеге дә үз категориясендә беренче булды, ә полиция майоры Татьяна Сотникова республика буенча иң яхшы дознаватель булып танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Әлмәт полиция бүлеге – җиңүче
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш