Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт почтальоны иң яхшылар рәтендә

2016 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга яздыру буенча республика бәйгесенә йомгак ясалды. "Иң яхшы шәһәр почтальоны» номинациясендә Әлмәттән Нәсимә Фәсхетдинова җиңү яулады.

Нәсимә Фәсхетдинова үз һөнәрендә инде 11 ел. Үз эшенә тугры калып, хәтта гади генә хат, газет-журнал таратудан да тәм табып яши торганнардан ул.

- Кечкенәдән үк почтальон булырга хыялландым. Хәтерлим, өйгә хат ташучыларның килүен түземсезлек белән көтә идем. Үземә дә бу эшне тәкъдим иткәч, баш тартмадым. Күп йөрергә, һәрвакыт аяк өстендә булырга туры килсә дә, минем өчен ул үзенә күрә бер ләззәт бирә, - ди Нәсимә Гаяз кызы.

Почтальоннар өчен әле дә җитезлек һәм аралаша белү сыйфаты актуаль булып кала бирә.

- Халык сиңа ышаныч белдерергә тиеш. Менә шул чакта гына яңа газеталарга язылучыларны табып булачак. Итәгатьлелек тә безнең эштә төп рольне уйный, - ди безнең җиңүче.

Аның участогы да башка почтальоннар белән чагыштырганда шактый зур: Лермонтов урамыннан башлап Фәхретдин урамының азагына кадәр йөри ул. Аның карамагында меңнән артык фатир һәм 150 шәхси йорт. Аена 4000 данә газет-журнал таратып чыга ул.

Гомере буе газет-журналларга табынып яшәгән укучыларын да Нәсимә апа үз бармакларыдай яхшы белә. Мәсәлән, 80 яшендәге бер әби әле дә бер кочак вакытлы матбугат алдыра икән. Көне-көнгә килеп бармаса, хәтта кәефе төшә ди. Андыйларга хат ташучы аеручы зур игътибар белән карый.

Почтальон һөнәренең нинди генә гаджет, интернет газеталар чыкса да, бетмәвенә дә ышана Нәсимә Гаяз кызы:

-Кулга карасы буялып кала торган газета, типография исе аңкып торучы чип-чиста журнал битен беренчеләрдән булып ачуы да уку дигән төшенчәгә олы бер мәгънә сала бит, - ди ул.

Филүзә Хәмидуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса