Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

ӘЛМӘТ – МОСТАФА: туган халкы аның белән горурланып яши

Март аеның чираттагы ямьле, гадәти бер көне безнең мәктәп өчен тарихи төсмер алды - авылдашыбыз, хөрмәт яулаган шәхес, Татарстанның атказанган төзүчесе, "Татнефть" ААҖнең мактаулы нефтьчесе Рәсим Йосыпов укучылар белән очрашуга кайтты.

Кунагыбыз якты, заманча төзекләндерелгән мәктәп бусагасыннан атлый. Йөзендә дулкынлану сизелә: мизгел эчендә үз йөрәге аша самими дә, гамьсез дә балачагын, мәктәп елларын, белем һәм тәрбия биргән укытучыларын барлый... Үткәннәрдә - онытылмаслык вакыйгалар, дуслар, киләчәккә ак хыяллар, ә бүгенгесе - лаеклы узылган тормыш һәм хезмәт юлына, ирешелгән максатларга үрелгән хисләр өермәсе, якташлар белән очрашу шатлыгы, авылга ямь биреп торучы яңартылган мәктәп белән соклану. Дистә еллар дәвамында меңләгән баланың шат авазын вә һәр сүзен сеңдереп калган диварлар шул ук булса да, бүген белем учагы капиталь төзекләндерүдән соң танымаслык булып үзгәрде. Рәсим Йосыпов та туган мәктәбе, авылдашлары өчен сөенечен яшермәде. Белем йорты буйлап ясалган сәяхәт барышында атлаган һәр адымы саен мостафалыларга рәхмәтен җиткереп, киләчәктә дә казанышларга ирешүләрен теләде.

Алдынгы карашлы, үрнәк авылдашыбыз хезмәт юлын Татарстанның Әлмәт шәһәрендә башлый. Башкортстанның Бакалы районы Мостафа авылы мәктәбен тәмамлагач, ул төзүче юлын сайларга карар кыла һәм ялгышмый. Тимерче һәм балта остасы булган әтисеннән бу мактаулы һөнәргә күчкән мәхәббәте язучы Зәйнәп Биишеваның инженер-төзүче турындагы китабын укыгач, тагы да арта. Якташыбыз ике дә уйлап тормый, Казан инженер-төзү институтына укырга керә. 1973 елда укуын тамәмлаган дипломлы белгечнең тормыш юлы кара алтын башкаласы белән тыгыз бәйләнә.

Зур хөрмәт казанган һәм данлыклы хезмәт юлы узган Рәсим Йосыпов белән очрашуны балалар зур түземсезлек белән көтте. Азмы-күпме, укучылар аның турында хәбәрдар ич. "Татколхозстрой" монтаж-төзү оешмасында мастер, соңрак участок начальнигы вазифасын башкара ул. Аннан соң 42 нче төзү-монтаж идарәсенең производство бүлеге начальнигы, 8 ел 8 нче трест ПМКсында баш инженер, начальник булып эшли. "Сөләйнефть" идарәсе начальнигының капиталь төзелеш буенча урынбасары вазифасында хезмәт куйганнан соң, аны 1997 елда "Татнефть" ААҖ төзелеш-монтаж идарәсе начальнигы итеп билгелиләр. Бүген исә ул - "Татнефть" ААҖ капиталь төзелеш идарәсенең тышкы проектлар буенча начальник урынбасары.

Балаларны кызыксындырган иң беренче сорауларның берсе дә гади, әмма мәгънәле иде - бу кадәр уңышка ирешүнең сере нидә?

- Эш сөю, хезмәттәшләр белән аңлашып эшләү, дәрәҗәсе буенча югарымы, түбәнме - һәммәсе белән дөрес мөгамәләдә булу һәм актив тормыш позициясе белән яшәү, - дип җаваплады кунак.

Рәсим Мөнир улының "Татнефть" ААҖ төзү-монтаж идарәсе начальнигы булып эшләү дәверендәге эшчәнлеген балалар аеруча диккать белән тыңлады. Халык өчен мөһим социаль объектлар сафка бастырып, тарихка үз исемен язып калдырган авылдашыбыз белән горурлану хисләре һәркемне биләп алды.

- Тормышта мәгьнәле итеп яшәү һәм туган җирең, халкыңа кирәкле булуыңны тою - зур бәхет ул, - диде кунагыбыз.

Рәсим Йосыповның мостафалылар өчен эшләгән яхшылыкларын һич онытырлык түгел. Уңайлылык булдыру максатыннан елга аша салынган күпер күп еллар халыкка хезмәт итә. Мәктәпнең матди-техник базасын ныгытуга керткән өлеше дә бихисап. Авылга газ үткәргән елларда ул күрсәткән ярдәмне халык әле дә искә ала. Үзенең киңәшләре, үрнәкле булуы белән якын ул безгә. Очрашуда аның беренче укытучысы - авылыбыз абыстае Сания апа да үз укучысы турында горурланып сөйләде.

Бу очрашудан соң күп укучылар үз киләчәге турында уйланды. Бәлки кайберләре төзүче һөнәрен иярләүне максат иткәндер, икенчеләр исә тырышлыкның таулар күчерү сәләтенә ия булуына төшенде. Ничек кенә булмасын, хөрмәтле шәхес белән аралашу зур тәрбияви мәгънәгә ия булды. Аның күпсанлы бүләкләре арасындагы "Алтын йөрәкле кеше" дипломы булуы гына да авылдашыбызның эчке дөньясын, бар булмышын ачып бирә.

Очрашу мизгелләре сизелмичә дә үтеп китте. Ә изге хатирәләр күңелләребездә озак сакланачак һәм мәктәп тарихында күркәм вакыйга булып уелып калачак.

Флера ЗИННӘТУЛЛИНА

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Зәлифә ЯМАЛИЕВА фотолары

Мостафа, Башкортстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса