Әлмәт моржлары кинога төшкән
"Хәрәкәттә- бәрәкәт" - Әлмәтнең "Айсбер" клубы вәкилләре шундый девиз белән яши.
Бозлы суда йөзү, җәяүле сәяхәтләр - аларның яраткан шөгельләре. "Айсберг"лыларның җәй буе телләреннән төшмәгән хыялы октябрьдә чынга ашты. Алар Урал тауларына сәяхәт кылды.
Уралга 3 көнлек җәяүле сәяхәткә чыккан"Айсберг" клубы сәяхәтчеләрнең иң өлкәненә 76, кечкенәсенә 14 яшь.
Әйтүләренчә, сәяхәт бик җиңел бирелгән. Ни әйтсәң дә, аларны Урал сукмакларын 1972 елда ук үзләштергән, аннан да кырысрак шартларда сәфәр кылган өлкән сәяхәтче Михаил Землянов әйди. Беренче көндә "Айсберг"лылар 15 км ара үтә. Бу сәяхәтләрендә әлмәтлеләр Уралның гына түгел, Рәсәйнең иң матур почмагы булган "Таганай" милли паркын күрә: андагы 1000 метрдан биегрәк тауларга менәләр, ике тау уртасындагы Әиятләр үзәнлегендә ял итәләр, Ташлы елга буйлап узалар. 3 көн эчендә Әлмәт сәяхәтчеләре 50 км ара уза. Учакта пешкән аш, җырлар, мәзәк хәлләр аларны берләштерә, якынайта. Сәяхәт вакытында моржлар Уфа, Златоуст, Омски, Чиләбедән туристлар белән танышалар. Өстәвенә, Уралда фильм төшерүче Свердловск киностудиясе төркемен очраталар. "Вождь" фильмы кадрларында әлмәтлеләрне күрергә мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа