Әлмәт коткаручыларына бәдрәф ишеген ватарга туры килгән
Әлмәт коткаручыларына бала белән хатын-кызны бәдрәфтән коткарырга туры килгән.
37 яшьлек әлмәтле ханым бер яшьлек баласы белән бәдрәф бүлмәсендә бикләнеп кала. Бу хәл Фәхретдин урамындагы 11 нче йортта була. Бәхеткә, ханымның кулында телефоны була. Ул коткаручыларга шалтырата. Фатир ишеген һәм бәдрәф ишеген ватып, аларны коткаралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia