Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт кибетләрендә ялган аракыга тап булганнар

Соңгы биш елда россиялеләр аракыны азрак эчә башлаган имеш.

Бүген кеше елына уртача 12,8 литр спиртлы эчемлек эчә, ә биш-алты ел элек бу сан 18 литр булган. Әмма белгечләр илдәге икътисадый кризис аркасында очсыз дип ялган аракыга тап булучыларның артуын искәртә. Бу бигрәк тә авыл җирләрендә еш күзәтелә.

Алай да шәһәрләрдәге вак кибетләрдә дә ялган спиртлы эчемелекләрне сатучыларны күреп була. Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы мәгълүматларына караганда, күптән түгел шәһәрдә янә шундый очраклар фаш ителгән. «Райский сад» кафесында лицензиясез һәм сатуга тиешле документлары булмаган алкоголь эчемлекләрне сатканнар. Шулай ук «Тукран» кибетендә дә косметик лосьон сату очрагына тап булганнар. 100 мл «Антисептический» дип аталган спиртлы продукцияне күп очракта сәрхүшләр баш төзәтүгә алган. Фанфурикларны тикшергәч, аның составында этил спирты һәм су гына булуы ачыкланган. Хәзер барлык фактлар буенча тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса