Әлмәт кибетләрендә “үлем” саталар
Спиртлы эчемлекләр белән агуланучылар гадәттә "фанфурик" ларны еш кулланалар икән.
Әлмәт кибетләрендә тикшерүләр дәвам итә.
6 октябрь көнне Кәләйдә урнашкан кибеттә "На бруньках" исемле косметик лосьон сату очрагы фаш ителә. Тикшерү барышында 36 шешә "фанфурик" алына.
7 октябрь көнне 18.00 сәгатьтә шуңа охшаш тагын бер очрак теркәлә. Әлмәтнең "Кстати» дигән кибетендә "Хлебный" спиртлы эчемлеген 30 сумнан гына сатканнар. Хәзер барлык очрак буенча тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа