Әлмәт изоляторында ничек ашаталар?
Әлмәттә вакытлыча тоту изоляторындагыларны ашатуга 1,2 млн сумнан артык акча тотачаклар.
Алар көненә өч тапкыр ашатыла. Тиешле заявка РФ госзакупкасы сайтында урнаштырылган. Бу акчага макарон, ярмалар, эремчек, каймак, кофе, ит, колбаса, тавык ите, балык, җиләк-җимеш һәм соклар сатып алынырга тиеш. Товар поставкалау срогы 17 июльдән 30 октябрьгә кадәр. Аукцион 4 майда үтәчәк. Финанслау чыганагы - федераль бюджет. Заказчы ролендә Әлмәт полиция бүлеге чыгыш ясый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа