Әлмәт хастаханәсендә сабый белән әнисе пешкән. Тикшерү бара
Әлмәт балалар хастаханәсендә яңа туган сабый белән әнисенең тәннәре пешкән.
Прокуратура "эшкә салкын карау " маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Хокук саклау органнары мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 26 июнендә хастаханә палатасында яктылыкны арттыру максатында әни кеше электр розеткасына бактерицидлы лампаны тыга. Сабый караваты янындагы әлеге лампаны кабызырга ярамаганлыгы турында бернинди язу да булмый. Лампа 5 сәгатькә якын эшләп тора. Нәтиҗәдә бала белән ананың тәннәре пешә. Хәзерге вакытта килгән зыян ачыклана. Тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia