Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Әлмәт егетләрен кайнар ноктага җибәрделәр

Әлмәт районы эчке эшләр бүлегенең биш хезмәткәрен ике эзтабар эт белән Дагыстанга командировкага җибәрделәр.

Егетләр әзерлек дәрәҗәсе буенча сайлап алынган. Алар анда 180 тәүлек булачак.

Әлмәт полициясе вәкилләренең мондый командировкага беренче генә барулары түгел. Алар алдына куелган бурыч - җирле тәртип сакчыларына ярдәм итү, җәмәгать тәртибен саклау. Якташларыбызның бурычларын намус белән үтәп, исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса