Реклама
29 яшьлек хатын үз гаебен тулысынча таныган. Аның белән берлектә кайбер башка кешеләр дә хөкемгә тартылырга мөмкин.
Әлмәтнең көнкүреш калдыкларын аралау станциясендә табылган яңа туган бала мәете барыбызны да тетрәндергән иде. Ул вакыттан башлап баланың анасын эзләп табу буенча күп эшләр башкарылган булып чыкты. Әлмәтнең кайсы почмагыннан китерелгән факттан башлап, дәлилләр йомгагы сүтелгәннән-сүтелә барды, һәм, ниһаять, барлык мәгълүматлар да ачыкланды диярлек.
Суд-медицина экспертизасы шундук сабыйның җитлегеп һәм тере килеш туганын билгеләгән иде. Шул сәбәпле тикшерүчеләр шундук җинять эше ачтылар. Эзли торгач җинаять кылуда шикләнеп берничә тапкыр администртив җаваплылыкка тартылган, спиртлы эчемлекләрне еш кулланучы 29 яшьлек Рус Акташы кешесе тоткарлана. Ул үз гаебен таный.
Баксаң, ул 18-20 ноябрь кысаларында өендә бала таба, аны пакетка салып һава кермәслек итеп бәйләп куя һәм балконына чыгара. Берничә көннән сабыеның үле гәүдәсен чүп контейнерына ташлый.
Әлеге хатын авырга калгач та үз авылындагы фельдшерлык-акушерлык пунктына мөрәҗәгать иткән була. Шунда күренгәннән соң аңа шәһәрнең хатын-кызлар консультациясенә юллама бирәләр. Шәһәр табиблары мөрәҗәгать иткән хатынны учетка куюдан баш тарта, чөнки үзе белән медицина полисы һәм иминият таныклыгы булмый, ә паспортының куллану срогы үткән була. Әни булачак кеше кабаттан консультациягә килми.
Тикшерү барышында учетка алудан баш тарткан медицина хезмәткәрләренең әлеге адымына да тиешле бәя биреләчәк...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+