Әлмәт бассейннарында су керергә ярыймы?
Әлмәт районы мәгариф идарәсе мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларындагы басеейннарны дезинфекцияләү өчен реагентлар сатып алуга 674 000 сум тотарга планлаштыра.
Бу акчага хлорлы дару сәдәфләре, суның рН дәрәҗәсен киметү өчен, суүсемнәргә каршы чаралар, бассейн стеналарына утырган майны чистарту чарасы, сыек коагулянт, селтеле чистарткыч сатып алачаклар. Контракт буенча, дезинфекция 1 нче «Бәләкәч» һәм 27 нче «Ладушки» балалар бакчаларында, 4, 25 нче мәктәпләрдә, 1 нче гимназиядә, ЦДЮТ бассейнында үткәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа