Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Әлмәт бассейннарында кагыйдәләр үзгәрә

Әлмәт районы башлыгы бу уңайдан тиешле күрсәтмәләрен биргән.

Аның нигезендә Әлмәтнең 11 бассейнында видеокүзәтү камералары урнаштырылачак. Моннан тыш, бассейнга йөрү кагыйдәләре дә үзгәрә. 16 яшькә кадәргеләр (хәзерге вакытта 14 яшькә кадәргеләр иде) өлкәннәр белән генә йөри алачак.
Бүгенгә районда 498 бала физкультура занятиеләрендә йөзү белән шөгыльләнә. 289 бала йөзү түгәрәкләренә йөри. Занятиеләрдә йөзү буенча инструктор һәм медицина хезмәткәре булу мәҗбүри. 4,16,23,25 нче мәктәпләрдә, 1 нче гимназиядә, ЦДЮТ да, 1,27,51 нче балалар бакчаларында, «Ямашнефть» прогимназиясендә бассейннар эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса