Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Әлмәт башлыгы әти кешегә ярдәм вәгъдә итте

18 октябрьдә Айрат Хәйруллин әлмәтлеләр белән очрашты һәм аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

1 нче төркем инвалид бала тәрбияләүче гаилә Әлмәт муниципаль районы башлыгыннан санаторийга юллама сорап мөрәҗәгать итә. Айрат Хәйруллин әлеге мохтаҗ гаиләгә матди ярдәм күрсәтергә һәм ярый торган санаторий эзләргә тәкъдим итте. Моннан тыш, тиешле службаларга бу гаиләне аерым контрольгә алырга кушылды. Инвалид баланы әтисе ялгызы тәрбияли икән. Бала тәрбияләү хокукыннан мәхрүм ителгән әни кеше улын тәрбияләүдә берничек тә катнашмый. Район башлыгы суд приставларына әлеге мәсьәләне дә хәл итәргә тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса