Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Әлмәт балаларына искиткеч бүләк ясадылар

«Рухият» рухи яңарыш фонды инициативасы белән республиканың балалар коррекция учреждениеләре өчен «Китап бүләк итү көннәре» акциясе башланып киткән иде.

«Әлмәтнефть» идарәсенең яшьләр комитеты активы Әлмәттәге 33 нче «Незабудка» балалар бакчасының коррекция төркемендә тәрбияләнүчеләргә күңелле бәйрәм оештырды. Чараның кульминацион ноктасы, мөгаен, күз күреме начар булган балалар өчен ике тактиль китаплар җыелмасы тапшыру булгандыр. «Кечкенә сукыр балалар өчен иллюстрацияле китаплар» хәйрия фондының әлеге махсус басмалары күрү буенча проблемалары булган балаларны укытуда һәм тәрбияләүдә алыштыргысыз ярдәмче булачак. Күләмле һәм хәрәкәтчел конструкцияләр, рәсемнең рельефлы контурлары, тактиль эшләнмәләр куелу, тавыш җайланмалары булу - болар барысы балаларны куандырып кына калмыйча, укыту һәм күз күремен җайга салу процессын мавыктыргыч, шул ук вакытта танып-белү дәрәҗәсен киңәйтүче уенга әйләндереп, аларга китапны тоемлауны да җиңеләйтәчәк. «Әлмәтнефть» идарәсенең яшьләр комитеты активы бәйрәм ахырында барлык балаларга татлы бүләкләр һәм «Татнефть» символикасы белән истәлекле флагчыклар таратты. Чара сабыйларга чиксез шатлык-куаныч бүләк итте. Бу көнне алар озак хәтерләрендә сакларлар, ә нефтьчеләрнең гаҗәеп яхшы бүләге аларга укуда зур ярдәмче булыр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса