Әлмәт балалар шифаханәсендә күпбалалы ана акча белән сумка урлаган
32 яшьлек зыян күрүче сумкасының югалуын банк картасыннан акча алыну турында телефонына смс-хәбәр килгәч кенә аңлый.
Ул аны коридорда калдырган була. Хокук сакчылары җинаять кылуда шикләнелүче ханымны ачыклаган - беркайда да эшләмәүче 29 яшьлек өч бала анасы үз гаебен таныган. Урлаган акчаның бер өлешен ул азык-төлеккә тотып өлгергән була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа