Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Әлмәт-Азнакай юлында бер кешенең гомере өзелгән

14 февральдә алтынчы яртылар тирәсендә Әлмәт-Азнакай юлының 6нчы километрында юл-транспорт һәлакәте булган.

Әлмәттән Азнакайга барган ВАЗ-21214 ("Нива") автомобилен йөртүче, хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итәрдәй тизлек сакламый һәм каршы хәрәкәт полосасына чыга. Нәтиҗәдә УАЗ-220695 автомобиле белән бәрелешә.

Әлеге юл-транспорт һәлакәтендә "Нива" автомобиленең пассажиры вакыйга урынында һәлак була, ике автомобильнең йөртүчеләре дә тән җәрәхәтләре белән медсанчастька салына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса