Леонардо Ди Каприо Голливудның иң атаклы актеры, әмма ул әлегә бер тапкыр да «Оскар» алмаган. Быел да актер, «Выживший» фильмындагы төп роль өчен, «Оскар» статуэткасына дәгъва кыла.
Тормыш - яшәеш
Леонардо Ди Каприо өчен алтын җыялар
Якутиядә «Лео өчен Оскар» дигән акция уздырганнар.
Леонардо Ди Каприоның иҗатын сөючеләр «халык» статуэткасы өчен 1,4 кг көмеш һәм 3,49 грамм алтын җыеп тапшырган. Акцияне оештыручы Татьяна Егорова статуэтканың исеме дә булачагын әйтә. Әлеге «Йолдызлар белән сөйләшүче» дигән версиягә тукталганнар, дип яза «Интерфакс». Статуэтка инде әзер, аны актерга тапшыру әмәлен эзлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа