Реклама
Җинаятькә тартыласы кеше үз гаебен тулысынча таныган ди.
Җинаять эше Лениногорск районы Иске Куак авыл җирлеге башлыгы Йосып Вәлиуллинга карата ачылган. Ул РФ Җинаять кодексының 293 маддәсенең 3 бүлеге нигезендә (салкын карау нәтиҗәсендә ике һәм аннан да күбрәк затларның үлеме) гаепләнә.
Тикшерүчеләр фикеренчә, Вәлиуллин үз вазифаларына җавапсыз караган. Башлык та үз гаебен таныган ди.
Моңа чаклы тикшерү органнары "Лениногорскгаз" оешмасына, Лениногорск муниципаль районы башкарма комитетына һәм райондагы кайбер башка оешмаларга карата җинаять эше кузгаткан иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+