Тормыш - яшәеш
Легендар боксчы Мөхәммәд Али үлгән
Аризона штаты, Финикс госпиталендә, 74 яшьлек боксчы Мөхәммәд Али үлгән. Али хастаханәгә сулыш органнары проблемалары белән озатылган. Ул инде шактый авыр хәлдә булган.
Мөхәммәд Али 1942 елның 17 гыйнварында АКШда, Луисвилл шәһәрендә туган. Аның туганда бирелгән исеме - Кассиус Клэй, 12 яшьтән бокс белән шөгыльләнә башлаган.
1960 елда Али беренче тапкыр Олимпия уеннарында катнаша һәм чемпион була. Шул рәвешле аның профессиональ карьерасы башлана. 1964 елда, Клэйга 24 яшь чагында, ул дөнья чемпионы исемен яулый. Шуннан соң боксчы «Ислам нациясе»нә кереп, исемен Мөхәммәд Алига үзгәртә. Барлыгы ул үз карьерасында 61 ярышта катнаша, 56 җиңүнең 37се нокаут белән тәмамлана.
http://intertat.ru/tt/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса