Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Һәлакәткә очраган самолетның "кара тартма"ларыннан кирәкле мәгълүмат алынган

Дәүләтара авиация комитеты Ростов-на-Дону аэропортында һәлакәткә очраган самолетның "кара тартма"ларын ачкан. Шулай итеп, самолетның очыш параметрларына ачыклык кертә торган мәгълүмат алынган.

Комитет белгечләре ачыклаганча, "кара тартма" самолет җиргә килеп бәрелгәнчегә кадәр эшләгән. Бу хакта комитет башлыгы урынбасары Сергей Зайко белдергән. "Очыш параметрларын теркәгеч ачылды, зыян күргән кабель сафка бастырылды, хәтер модуле өйрәнелде. Булган мәгълүмат күчереп алынды", - дигән ул. Дәүләтара авиация комитеты ассызыклаганча, әлеге очышка техник характеристика бирүче әлеге яздыру җайланмасында мәгълүмат сыйфаты яхшы сакланган. Әмма тавыш яздыру җайланмасы шактый зыян күргән - кабель сафтан чыккан. Хәзер аларны рәткә китерү эше бара. "Кара тартма"ларны өйрәнү бер ай чамасы вакытны алырга мөмкин, диелә.


Исегезгә төшерәбез, 19 март иртәсендә Ростов-на-Дону аэропортында һәлакәткә юлыккан самолетта 62 кешенең гомере өзелде.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса