Кызыл миләш – бәхет символы!
Табигать бүләге булып саналган һәм бик күп витаминнарга бай булган искиткеч җимеш кызыл миләш составында аскорбин кислотасы, каротин, P, K, E витаминнары бар.
Кызыл миләш иммунитетны ныгыта, кан йөрү процессларын яңарта, югары кан басымын төшерә һәм ашказан авыруларында кулланыла.
Элекке заманнарда аны татулык һәм бәхет билгесе дип йөрткәннәр. Бер генә туй бәйрәме дә бу уникаль җимештән башка узмаган. Кызыл миләштән ясалган муенсалар тагып йөрү яшь кызларга матурлык өсти һәм йөрәкләрендә мәхәббәт хисе уятырга ярдәм итә дип ышанганнар.
Шулай ук аның турында бик күп кызыклы риваятьләр дә бар. Элек куркыныч чир белән интеккән кешеләрне миләш агачы астына чыгарып бастыра торган булганнар. Имеш, ул бөтен моң-зарны һәм чирләрне юкка чыгара дигән фикер йөргән. Тик кызыл миләш көрәшче исемен күтәрү сәбәпле аның астында көчсезлектән елау рөхсәт ителмәгән.
Күпсанлы файдалы үзлекләре һәм тарихи байлыгыннан тыш ул матурлык билгесе дә. Бөтен агачлар яшел күлмәкләрен салгач та бу агач кызыл җимешләрдә утыра. Ә бар җиһанны каплап, беренче кар бөртекләре төшкәч, безнең канатлы дуслабыз өчен нәкъ менә миләш бердәнбер туклану чыганагы булып тора.
Фото: http://www.liveinternet.ru/users/rosavetrov/post291924509/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia