Кырыгалдарлар тоткарланган, үзләре яшь кенә ди...
Аларның эш алымын белсәгез егылыплар китәрсез!
Татарстан эчке эшләр министрлыгының "К" бүлеге хезмәткәрләре интернет технологияләр ярдәмендә кеше милкенә кул сузучыларны тоткарлаган. Тумышлары белән Курганнан булган егетләр Яр Чаллы кешесенең банк картасында сакланучы 1 млн 107 мең сум акчасын урлаганнар. Оператив бүлек тикшерүчеләре аларның кыек эшләре моның белән генә чикләнми дип уйлый.
Картасында акча югалуын Автокала кешесе 7 гыйнварьдә чит илдән ял итеп кайткач кына сизеп ала. Карта һәм аның белән идарә итәргә мөмкинлек бирүче ноутбугы зыян күүченеең фатирында саклана һәм аңа беркемнең дә кулы тимәгәнлеге ачыклана. Эзли торгач, полиция хезмәткәрләре Ижау каласында яшәүче Курган кешеләренең эзенә төшә. Берсенә 22, икенчесенә 23 яшь кенә булган егетләр даими эш урыннары булуга карамастан Казанның элитлы йортында аена 37 мең сумга фатир арендалый. Николай Ершов урамындагы бу торакка полиция ОМОН белән килеп төшә. Ачмый интектергән арада караклар үзләренең эш коралы булган сим-карта, телефон һәм банк карталарын микродулкынлы мичтә юк итәргә маташа. Шулай да тикшерүчеләр аларның гаебен раслардай бик күп дәлилләргә тап була, шулай ук кыйммәтле сәгатьләр, алтын бизәнү әйберләренә юлыга. Шушы көннәрдә генә аларның БМВ автомобиле алырга йөргәнлеге дә ачыклана.
Үзләре гаепләрен танымаса да, тикшерүчеләр каракларның эш схемасын ачып сала. Махсус программа һәм мәгълүмати ресурслар ярдәмендә алар Татарстан шәһәрләре буенча акчалы кешеләрне ачыклый. Яр Чаллыда яшәүченең банк картасында зур сумманы күргәч, документлар ярдәмендә хуҗа исеменнән сим-картасын алыштырып, виртуаль шәхси кабинетына керү мөмкинлеген ала. Соңрак акчаларын да "бушаталар".
Аларның икесе дә моңарчы хөкемгә тартылган булган. Берсе хәрби хезмәттән качыа йөргәне өчен, икенчесе банк сере булган мәгълүматларны алып, башкаларга тараткан өчен. Ләкин узган елны амнистиягә эләгәләр.
Тикшерү әле дә дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа