КВН алып баручысы Александр Масляковның үлеме турында хәбәр таралды
76 яшьлек Масляковның үлеме турында социаль челтәрдә хәбәр иттеләр.
Янәсе ул Сочидагы бер хастаханәдә инсульттан үлгән. Рәсми рәвештә моны дәлилләүче мәгълүматлар юк иде. Тиз арада "СтарХит" аның хатыны Светлана Анатольевнага шалтырата. Ул иренең исән-сау икәнен, инсульт турында ялган хәбәр булуын җиткерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа