Кулларына гипс салынган килеш концерт куйган Ришат Төхвәтуллинга ни булган?
Бу атнада матбугат чараларында Ришат Төхвәтуллинның туган авылы Карамалы Гобәйдә узган концертына бинтларга уралып, кулларына гипс салынган килеш чыгуы турында мәгълүмат басылды.
"Туймазы хастаханәсендә дәваланган җырчының үзендә көч табып, яраткан тамашачысына биргән вәгъдәсенә тугры калып, аларны хөрмәтләп, концерт бирүе батырлыкка тиң" дип язылган иде әлеге хәбәрдә. Җырчының хәлен "Шәһри Казан" газетасы да белешергә булды. Ришатның үзе белән элемтәгә чыга алмагач, аның администраторы Илгиз белән сөйләштек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа