Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Күседән курыккан ханым арысланны бәреп егарга мөмкин

Яхшылык начарлыкны һәрвакыт җиңә, димәк, кем җиңә - шул әйбәт.

* * *
Иртә - хәерле, көн - файдалы, кич истәлекле булырга тиеш.
* * *
Кешенең күзен ачсаң, авызын ябу кыен була.
* * *
Сынамыш: гырлаган кеше беренче йоклап китә.
* * *
Уңышка ирешүнең иң кыен өлеше - шатланырлык кеше табу.
* * *
Яшь һәм зифа булып күренергә теләсәң, карт һәм юан кешеләр тирәсендә йөр.
* * *
Бозлавык урында зыялылар саны бермә-бер кими.
* * *
Дөрес ташланган тәмәке төпчеге зур янгынга сәбәпче була ала.
* * *
Күседән курыккан ханым арысланны бәреп егарга мөмкин.
* * *
Үз бәхетеңнең кыйпылчыкларыннан да ныграк кадала торган нәрсә юк.
* * *
Балалар - тормыш чәчәкләре. Гөлләмәләр җый да әниеңә бир.
* * *
Ходай да юмор ярата. Бигрәк тә һава торышы күзәтүләрен.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса