Күрше Сарман районындагы бер авылда пенсионерлар туңып үлгән
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе тарафыннан Сарман районындагы Ләке авылында ике пенсионарның үлү факты буенча тикшерү уздырыла. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
1940 һәм 1935 нче елларда туган ир белән хатынның гәүдәсе быел 10 нчы февральдә кич табылган. Башлангыч мәгълүмат буенча, икесе дә туңу нәтиҗәсендә һәлак булган. Һәлакәткә кадәр берничә көн алдан ир белән хатын искерткеч эчемлекләр эчкән, соңыннан йорттагы җылылыкны сүндергән.
Хәзерге вакытта һәлакәтнең сәбәпләрен ачыклау бара. Тикшерү нәтиҗәсе буенча, процессуаль карар кабул ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа