Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Күрше районда олы кеше һәм бала сөякләре табылган [+ФОТО]

Кеше сөякләренә траншея казучы эшчеләр тап булган.

Тәтештә Гагарин урамында торба үткәрү өчен траншея казыган эшчеләр ике метр тирәнлектә кеше сөякләрен тапкан. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, бу олы кеше һәм бала сөякләре дип фаразлана.

Экспертлар сүзләренә караганда, бу сөякләргә берничә дистә ел. Бу урында элек кайчандыр зират булуы да ихтимал.

Тикшерүчеләр сөякләр табылу факты буенча башлангыч тикшерү уздырачак.

(Гөлнар Гарифуллина әзерләде)

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса