Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Күрше районда давыл: түбәләр куптарылган, электр линияләренә зыян килгән

Лениногорск районында 17 июльдә чыккан давыл Федотовка авылы җирлегендәге Кузьминовкага шактый зыян эшләгән.

Шәхси өй түбәсенең бер өлешен күтәреп алып, икенче кешенең бакчасына китереп салган. Клуб түбәсенең бер өлешен куптарган. Тагын берничә өй, сарай түбәләренә, электр линияләренә зыян китергән.

Әмма Федотовка авылында давыл булмаган диярлек. Бары тик "Ленин" хуҗалыгы җәйге лагереның түбәсен генә тулысынча алып ыргыткан. Бәхеткә, бу вакытта анда маллар да, хезмәткәрләр дә булмаган, дип хәбәр итә "Заман сулышы" газетасы.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса