Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Күрше өлкә табибы "Яндекс" тан миллион сум акча алырга җыена

Табиб интернеттагы эзләү системасыннан үзенең шәхси мәгълүматларын алып атуны таләп итә. Киресенчә булган очракта ул челтәр хуҗаларыннан компенсация сорап көрәшәчәген игълан иткән.

"РИА - Новости" агентлыгы хәбәр иткәнчә, Самара өлкәсендә яшәүче табиб Интернет-ссылканы алып атуны сорап "Яндекс"ка мөрәҗәгать иткән һәм тискәре җавап алган. Шуңа күрә дә ул шәхси мәгълүматларны тарату кагыйдәләре бозылу диеп судка мөрәҗәгать иткән. Искның судка әзерлеге буенча беренче утырыш 31 майга планлаштырылган ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса