Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Кризис нәтиҗәсе: машина сатып алучылар кимегән

Татарстанлылар тотылган машиналар сатып ала башлаган.

Хәер, узган ел андыйлар саны да кимегән. Илдәге икътисадый кризис аркасында күпләр яңа машина сатып алуны кичектереп торырга мәҗбүр икән.

PwC аналитик агентлыгы хәбәр иткәнчә, республикада 2014 ел белән чагыштырганда тотылган машиналар сату 19% ка кимегән. Былтыр барлыгы 117 меңнән артык автомобиль сатылган. Ә яңа машиналар сату гомумән 45 % ка кимегән икән. Экспертлар исә машина сату базары алдагы елларда тагын да зур югалтулар кичерергә мөмкин дип фаразлый. Илдә кризис артка чигенгән очракта да, халык тиз генә яңа машина сатып алырга җөръәт итмәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса