Реклама
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 70 штрафын түләмәгән 23 яшьлек Марий Эл кешесен безнең республикада приставлар тоткарлаган.
Аның штрафлары 57 мең сумлык җыелган, өстәвенә суд карары буенча һәрбер түләмәгән штраф өчен 1 мең өстәп түләргә туры киләчәк. Honda Civic автомобилен машиналар агымында махсус «Крис» камерасы эләктереп ала. Аннары аны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата. Урынга эвакуатор чакырталар һәм машинаны штрафстоянкага алып китәләр.
Хәзер егет машинасын барлык штрафларны түләгәннән соң гына килеп ала алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+