Реклама
АКШның аэронавтика һәм галәм идарәсе (NASA) кояшның аз өйрәнелгән төбәкләрен тикшерү һәм киләчәктә һава торышын төгәлрәк фаразлау максаты белән галәмгә иярчен җибәрде.
Iris иярченен галәмгә чыгаручы ракета 27 июньдә Калифорниядәге Ваденберг хәрби ныгытмасыннан күтәрелгән очкычтан җибәрелде. Ике еллык сәфәр барышында Iris иярчене кояшның өслеге белән таҗы арасындагы төбәкләрне тикшерәчәк, дип хәбәр итә "Азатлык радиосы".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы