Көпә-көндез кеше яндырган сукбайны хөкемгә тартканнар
Казанда билгеле яшәү урыны булмаган адәм танышын үтерергә җыенуда гаепләнә.
Тикшерүчеләр ачыклаганча, агымдагы елның 9 июлендә Казанның Әмирхан проспектында бер төркем сукбайлар этил спирты катнашында сыеклык эчкән вакытта араларындагы 39 яшьлек хатын-кыз гаепләнүченең киеменә косып җибәрә. Шуңа җавап итеп соңгысы кулындагы сыеклыгын хатын өстенә сала да ут төртә һәм вакыйга урыныннан кача.
Үз көче белән утын сүндергән хатынга ашыгыч ярдәм чакыралар. Табиблар аның башы, муены, гәүдәсе, аяк-куллары -гәүдәсенең 30% өлеше пешүен диагнозлый.
Кулга алынган адәм үз гаебен танымый, ул хатынны "Бары тик акылга утыртырга гына теләдем", - дип әйтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа