Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Күп катлы йорттагы янгыннан 15 кеше коткарылган

Янгыннан беркем дә зыян күрмәгән.

Казанның Идел буе районында күпкатлы йорт подъездында янгын чыккан, бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Янгын иртәнге 6 сәгатьтә Карбышева урамындагы 33нче йорт подъездында чыккан. Беренче катта электр щиты яна башлаган. 7нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре өйдән 15 кешене, шул исәптән ике баланы чыгарганнар. Янгыннан беркем дә зыян күрмәгән.

Янгын электр җиһазларны куллануда техник кагыйдәләрне үтәмәгәнлектән чыккан дип фаразлана.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса