Коточкыч, руль артында исерек кеше!
Билгеле булганча, узган елның 1 июленнән алкоголь кулланып автомобиль руле артына утыручыларга җаваплылык арту хакында закон гамәлгә кертелде.
Беренче тапкыр тотылып, җәзага тартылгач та акылга утырмаучылар да байтак булып чыкты Әлмәттә. Район полиция бүлеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә шундый 23 автомобиль йөртүче җинаять җаваплылыгына тартылган.
Узган елда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 73116 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән. Шулар арасында иң күбе тизлек арттыруга бәйле. Икенче урында куркынычсызлык каешларын эләктерми йөрүчеләр тора, өченчедә - юл билгеләрен "күрмәүчеләр".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа