Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

“Контрафакт” операциясе вакытында 333 берәмлек контрафакт продукциясен әйләнештән алган

13-23 майда Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре "Контрафакт" оператив-профилактика операциясе уздырды.

Аның барышында ваклап сату белән шөгыльләнүче 4 оешма тикшерелгән. Җинаять кодексының "Товар билгесен законсыз файдалану" маддәсенә тәңгәл 1 икътисади җинаять ачыкланган. Хокук сагында торучылар операция вакытында 333 берәмлек контрафакт продукциясен әйләнештән алган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча административ эш кузгатылган, сатудан алынган товарга экспертиза билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса