Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Коммунальчылар урамда калдырылган машинаны икегә аерган [+ВИДЕО]

Fiat хуҗасы машинасын шәһәр урамының берсендә калдыра һәм ял көннәрендә машина белән йөрергә чыкмый.

Дүшәмбе көнне үз күзләренә үзе ышанмый - машинаның алгы өлеше су астына киткән, тәгәрмәчләре тартып алынган.

Соңыннан ачыкланганча, әлеге хәл авария нәтиҗәсе булып чыга. Температураның кискен "уйнавы" канализация торбасының тишелүенә китерә һәм җир убыла. Урамны су баса. Биредә яшәүчеләр якшәмбе көнне үк зарланса да, коммунальчылар дүшәмбе көнне генә эшкә чыга һәм беренче эш итеп машинаны тартып алырга уйлый... Аның нәтиҗәсен видеороликтан карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса