Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Кофе эчүдән туктарга туры киләчәк

Галимнәр Җир йөзендә кофе кайчан бетәсен ачыклаган.

Сиднейда урнашкан Климат институты галимнәре Җир йөзендә кофе плантацияләре 2080 нче елга бөтенләй бетәчәк дигән нәтиҗәгә килгән.

Барысы да климат үзгәрүгә бәйле икән. Галимнәр фикеренчә, Җирдәге уртача температура гел үсү сәбәпле, тиздән каһвә агачы үсә алмаячак. Температура күтәрелү төрле гөмбә чирләре һәм паразитларга да ишәергә ирек бирәчәк. Бу факт та кофе файдасына түгел.

Кофе плантацияләре бетүне икътисадлары аны сатуга белән бәйле булган илләр авыр кичерер дип көтелә. аеруча Бурунди, Эфиопия һәм Никарагуа халкына җиңел булмаячак. Ә кофе җитештерү сәнәгатендә дөнья буенча 120 миллион кеше хезмәт куя икән.

http://baltasi.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса